1. Өйгә кош очып керсә...
Борынгы бабаларыбызга, үлгән кешенең
җаны күбәләк яисә кош булып очып йөри дип уйлаганнар, шуңа да кошларны үтерергә
кушмаганнар. Тал куышларына, тирмә, йорт ишекләренә кош сүрәте төшергәннәр. Бу
гадәт хәзердә сакланган,- авыл йортларында кош сүрәтләре хәзердә бар. Бу
сүрәтләр кошлар очып керүдән саклый дип уйлаганнар. Чөнки өйгә теләсә
нинди бинага кергән кош бәхетсезлек, кайгы алып килә дип ошаганнар.
Бабаларыбыз уенча, җан тышта гына, күк
киңлекләрендә генә урын таба ала, ә бинага яисә чиклеккә ябылган җан кешеләргә
кайгы, үлем генә алып килә.
2. Ишектән түргә себерсәң...
Ишектән түргә табан себерсәң, өйдән
муллык, иминлек китәр дигәннәр. Ышану буенча, шайтаннар ишек төбенә сөяп куйган
себерке эчендә яшиләр. Әгәр шуның белән түргә таба себерсәң, шайтаннар үзләрен
өйгә чакыралар дип белеп, өйгә кереп китәләр. Шайтан кайда- бәла шунда.
Себеркене атлап чыгарга ярамый- нәселсез
каласың дип ошаналар.
Себерке белән сугарга да, идән
себергәндә дә себеркене кеше аягына тидерергә ярамаган. Тәнеңә тигән шайтаннан
авыру күчеп кала икән.
3. Пычак төшсә...
Борынгы заманнарда очлы башлы әйберләр
ирлек билгесе булып исәпләнгән. Ә менә йомры, түгәрәк хатын-кызлык билгесе
булып йөргән. Пычак, вилка төшсә- ир кеше килә, ә кашык төшсә- хатын-кыз килә
дип уйлаганнар.
4. Тулы сулы чиләк очраса...
Сулы чиләк очраса- юлың уңа, буш чиләк
очраса- юлың уңмый дигән ышану бар.
Су борынгыдан муллык, чисталык, байлык
билгесе булган.
5. Суалчан турында.
Суалчанны үтерсәң-корылык килер.
Суалчаннар җир өстенә чыкса- яңгырга.
6. Йорт салсаң...
Йорт салырга ниятләгән кеше нигез урынын
сайларга тиеш. Булачак йорт урыеы баз, чүплек, бәдрәф, абзар, элекке инеш, елга
урнына туры килмәскә тиеш.
Бу урында җеннәр булырга мөмкин. Әгәр
шулай икән, алар яңа йортка ия кертмиләр.
7. Күктән боз яуса...
Җәй көнне кинәт боз ява башласа нәрсә
эшләргә? Бу очракта борынгыларның саклану ысуллары булган. Алар җиргә я балта,
я кучарка ташлаганнар. Шуннан соң боз яву туктый имеш.
8. Никах укыганда кыз югары җирдә торса, бәхетле була.
9. Бусагада утырып торган бала үсми. (Бусагада җеннәр яши дип уйлаганнар).
10. Юлга чыккан кешенең артыннан кычкырырга ярамый- юлы уңмый.
11. Мәче кайсы якка карап юына, шул яктан кунак килә.
12. Чәчеңне җилгә очырсаң- башың авыртыр.
13. Юлга кузгалган кеше артына борылып караса-өйгә озак кайтмас. Чыккан
юлыннан берәр нәрсәсен онытып кире керсә- юл уңмый.
14. Буш бишекне тибрәтергә ярамый- бала елавык була.
15. Кояш баеганда йокласаң- авыруга.
16. Керфегең төшсә- бәхеткә.
17. Кояш баегач, идән себерсәң- фәрештә керми.
18. Өй җыйганда балаларга пәрәвез алырга кушмыйлар, гомерләре кыскара, имеш.
19 Кеше өендә тырнак киссәң, ул кеше белән дошманнанасың.
Комментариев нет:
Отправить комментарий