Легендалар



ҖИР НИЧЕК ЯРАЛГАН

Элек заманнарда дөнья тоташ судан гына торган. Кешеләр әле булмаган. Суда балыклар һәм су кошлары гына яшәгәннәр. Шунда бер үрдәк, су төбенә чумып, борыны белән бер кисәк балчык алып чыккан. Бу зурайган, һәм шуннан җир хасил булган, ди.






КҮКНЕҢ КҮТӘРЕЛҮЕ 
Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән кагылырга да мөмкин булган.
Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чистарткан да пычранган саламны күккә кыстырып куйган.
Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән аерылып, югарыга менә башлаган. Күкнең болай эшләвенә кешеләр бик куркытканнар һәм күккә: «Китмә, күк, тукта!»— дип ялвара бантлаганнар. Ләкин күк ал арны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дәвам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган.
Шуннан бирле кешеләр, эт белән мәчене кадерләп, үз йортларында тота бантлаганнар, ди.


ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗ 
Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-якның исләре китеп сөйлиләр икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләр елан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һични булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең сабырлыгы, түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.


Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәгә үги анасы төпсез кисмәккә су ташырга кушкан, үзен бик ачуланып:
— Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң, йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен,— дигән.
Зөһрә бер сүз дә әйтмичә, көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп, суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе, нурга чумып, иркәләнеп тын гына ята икән.
Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап, тирән уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены исенә төшкән. Шунда үзенең бәхет-сезлеген уйлап, кайнар яшьләре бит буенча җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «уф...» дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда, бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга, Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып, аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.
Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз — бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны Зөһрә йолдызы дип йөриләр.


УСАК ЯФРАКЛАРЫ 


Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфраклары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә, каен суы кебек, усак суы да ага торган булган. Бу усак суы каен суына караганда да татлырак, тәмлерәк, баллырак булган икән. Усакның болай ачы сулы түгәрәк яфраклы булып калуына менә нәрсә сәбәп булган. Барыбызга да билгеле: Гали батыр* яшәгән. Бу Гали батыр бик көчле дә, зирәк тә, гайрәтле дә каһарман бер баһадир булган, ди. Аның чибәрлеген күреп, хатын-кыз гына түгел, ирләр үзләре дә хәйран булалар, икән ди. Шушы Гали батыр, Дөл-Дөл* дигән атына атланып яуга чыкса, ат тоягы астыннан чаткылар очкан. Шушы Дөл-Дөлгә атланып, Зөлфәкарен*, кынысыннан чыгарып, бер селтәсә, әкияттәге тылсымлы таяк сыман, дошманны кырып сала торган булган. Күп яуларда җиңеп чыккан, шуңа күрә, каһарманлык даны җир йөзенә таралып, Гали бер атаклы яу башы булып танылган. Гали батырга сокланмаган кеше булмаган. Бик күп хатын-кызлар аңа гашыйк булганнар, ничек тә үзләренә каратыр өчен, Гали батыр диненә — ислам диненә кергәннәр. Уңышларыннан башы әйләнеп киткән Гали, сөекле хатыны Фатыйманы* да онытып җибәреп, гүзәл кызларга күз сала башлаган. Өйдә Фатыйма ике угылын — Хәсән белән Хөсәенне кочып елап утыра икән, ди. Гали батыр өеннән читтә, күз күрмәгән җирдәрәк яр сөеп йөрсә, бер хәл иде. Фатыйма хатын түзгән дә булыр иде. Әмма ләкин өстенә көндәш алып кайткач, бер төнне сабырлыгын җуйган. Хәсрәтен кемгә сөйләргә дә белмичә йөргән-йөргән дә, бер агачка — усак агачына туры килеп, агачны кочаклап, кан-яшь коеп, бик үксеп елаган. Хәсрәтеннән чыккан кайнар сулышы усак агачының кайрысын яралаган, аның күз яшьләре, агач төбе тамырына коелып, күл булган. Фатыйманың күз яше, тамырларга үтеп, усак агачын сулы иткән. Яфраклары да үзгәргән — Фатыйма йөрәгенә охшап калганнар. Хәсрәтле йөрәккә охшап, дерелдәп селкенеп торулары шуннан килә икән. Җилсез көннәрдә шаулашып-җырлап торуы, Фатыйма зары, Фатыйма ыңгырашуы, ди. Фатыйма, шулай гүзәл усак агачын кочып елаган-елаган да, агач төбенә утырып, бераз тынычланган. Эче бушап юанган икән. Юанса да, хәсрәте бетмәгән, эчен-тышын хәсрәтле сагыш биләп алган, ди. Шул агач төбендә үсеп утырган курайны өзеп алып курай уйнаган. Бу курай тавышы са-гышлы-моңлы көйләр чыгарган. Фатыймага кадәр курайда уйнаучы булмаган икән. Менә шулай итеп, Гали батыр башка ярлар сөйгән дә Фатыйманы зур хәсрәткә салган. Фатыйма исә усакны ачы сулы, вак кына йөрәк төсле яфраклы итеп үзгәрткән, ди.


НИ ӨЧЕН ЧЫРШЫЛАР ҺӘРВАКЫТ ЯШЕЛ ҺӘМ МАТУР 
Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар. Яшь балалар да, таза, көчле ир-егетләр дә, картлар да үлгәннәр. Кешеләр бу афәттән ничек котылырга да белмәгәннәр. Бу вакытта кешеләр арасында бик батыр егет яшәгән. Ул халыкның кайгы-хәсрәтенә карап түзеп тора алмаган. Ата-анасының фатихасын алган да тереклек суы эзләп чыгып киткән. Ай киткән, ел киткән, бик озын юллар, кара урманнар, биек таулар үткән, киң диңгезләр кичкән. Шулай йөри торгач, ул бер иркен сахрага килеп чыккан. Бу Дию пәриенең патшалыгы икән. Йөри торгач, бу бер матур сарай күргән. Егет туры сарайга карап юл тоткан. Аны анда бик гүзәл кыз каршы алган. Бу — Дию пәриендә тоткынлыкта яшәүче кыз икән. Ул егеткә:
— Тиз генә кит моннан,— дип ялына башлаган.— Дию пәрие кайтса, икебезне дә харап итәр,— ди икән.
Егет үзенең нинди эш белән йөрүен сөйләгән:
— Сусыз мин бер кая да китмим,— дигән.
Кыз моны бер чишмә буена алып барган. Чишмәнең тирә-ягы яшел үләннәр, матур чәчәкләр белән бизәлгән, агачларда кошлар сайрый икән. Бу тереклек чишмәсе була. Егет савытын тутырып су ала да, кыз белән саубуллашып, юлга чыга. Кыз, аерылганда, моңа көзге белән кайрак бирә. Алар тылсымлы көчкә ия икәннәр. Азмы-күпме юл үтә бу, хәзер сизә башлый: Дию пәрие моны куа чыккан. Менә ул килеп тә җитә, менә-менә тотып та алыр. Егет шул вакыт, артына борылып, көзге ташлый, бу урында зур диңгез хасил була. Дию пәрие диңгезне чыкканчы байтак вакыт үтә, егет күп кенә юл ала. Дию пәрие тагын да куып җитә, егет, тагын артына борылып, кайрак ташлый. Нәм ике арада биек тау хасил була. Егет тагын хәтсез юл ала, кешеләр янына да кайтып җитәргә ерак түгел инде хәзер. Ләкин Дию пәрие тагын куып җитә. Егет Дию пәрие белән алыша бантлый. Бик күп агачларны сындырып бетерәләр. Менә Дию кылычы белән егетнең кулына суга. Егет кулындагы савыт төшеп ватыла, ә суы чыршылар өстенә түгелә. Менә шуннан инде чыршылар мәңге яшел, матур булып калалар.

ЯРКАНАТ НИЧЕК ИТЕП ДӨНЬЯНЫ САКЛАП КАЛГАН
Бервакытны Җир, Җил, Су бер урынга килгәннәр дә зарлана башлаганнар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка үтенеч кәгазе җибәргәннәр.
— Әй бөек патша,— дип язган Җир,— ничәмә-ничә еллардан бирле мин һаман әйләнеп торам. Инде мин картайдым. Яшьлек вакытларым узды. Хәзер ял итәсем килә. Син миңа әйләнүемнән туктарга, тик кенә ятарга рөхсәт ит,— дигән. Шулай ук Җил дә Кояшка: «Мин инде җирнең бер бантыннан икенче бантына гел йөреп торып арыдым. Минем дә ял итәсем килә. Аның өстенә күп кешеләр мине йә йорт түбәләрен куптаруда, йә диңгездә давыл кубаруда гаеплиләр. Син миңа ял итеп, тик кенә торырга мөмкинлек бир»,— дип язган. Су да гел-гел агып торуыннан зарланган һәм тик торырга рөхсәт сораган. Кояш уйлап-уйлап торган да әйткән:
— Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Менә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә куш имәнле алтын болында җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең җыелышын җыярбыз. Әгәр алар рөхсәт итсә, миннән рөхсәт,— дигән. Җил, барлык җирләр буенча исеп, барлык тереклек иясенә хәбәр биреп чыккан. Менә билгеләнгән көн килеп тә җиткән. Кояш, бик эре генә итеп, үз урынына килеп утырган һәм тыңларга әзерләнгән. Бар җан ияләре дә җыелып беткәч, җыелышны башлаганнар. Бөтенесе дә Җирне, Җилне, Суны кызганганнар. Ал арга тик торырга рөхсәт биргәннәр.
Озынборын урыныннан сикереп торган да бызылдый бантлаган:
— Җилгә инде күптән туктарга вакыт. Кайбер вакытларны мине икешәр көн үлән астыннан чыгармый тота. Ә чыксам, шунда ук әллә кайларга очыртып алып китеп һәлак итә. Туктасын,— дигән. Тынчып беткән буадан башын чыгарып, Табан балыгы кычкырып җибәргән:
— Суга да туктарга вакыт. Чөнки безгә тыныч ләм төбендә дә бик рәхәт,— дигән. Шулай итеп Җирне, Җилне һәм Суны «туктасын» дип, карар кабул иткәннәр. Җыелыш бетәр вакытта гына Кояш:
— Барыгыз да килеп беттеме? — дип сораган.
— Бөтенебез дә, бөтенебез дә,— дип кычкырган Ябалак,— тик минем күрше Ярканат кына килә алмады. Чөнки ул картайган, бөтенләй сукыр. Шуңа килә алмады,— дигән.
Кояш бөркетне Ярканатны алып килү өчен җибәргән. Бөркет ярканатны шунда ук китереп тә җиткергән.
— Ни өчен башта ук килмәдең? — дигән Кояш.
— Мин бит инде бик карт. Сезгә кирәгем дә шул кадәр генә,— дигән Ярканат.
— Җир, Җил һәм Су турында ни әйтерсең? Туктарга кушасыңмы? — дип сораганнар.
— Юк,— дигән Ярканат,— алар берсе дә туктарга тиеш түгелләр.
Җир, Җил, Су өчесе дә берьюлы кычкырып җибәргәннәр:
— Ни өчен без туктамаска тиеш?
— Ә менә ни өчен,— дигән Ярканат,— әгәр дә безнең
Җиребез туктаса, дөньяда тереклек иясе калмас иде. Чөнки Җирнең бер ягында — мәңгелек кыш һәм мәңгелек төн, ә икенче ягында мәңгелек кызу һәм көн булып торыр иде. Җимешләрнең бер ягы пешәр, икенче ягы пешмәс иде.
— Дөрес,— дип кычкырганнар барысы да. Ярканат дәвам иткән:
— Әгәр дә Җил исми башласа,— дигән ул,— барлык җирдә корылык булып, бер генә бөртек үлән дә шытып чыга алмас иде. Чөнки Җил булмагач, болыт та килмәс, яңгыр да яумас иде. Аннан соң җирдән чыккан начар исләр барысы да бер кая да китмәс, һава сафланмас иде. Шулай булгач яшәү дә мөмкин булмас иде.
— Дөрес,— дип кычкырган хәтта Озынборынга кадәр.
— Ә миңа туктасам да мөмкинме? — дип сораган Су.
— Юк, алай ярамый,— дигән Ярканат,— әгәр дә син акмый башласаң, тынчырсың, пычранырсың һәм вакытлар узу белән кибеп тә бетәрсең. Синдә яшәүче барлык тереклек ияләре үлеп бетәрләр. Шулай ук кешеләр дә су таба алмыйча кибегеп һәлак булырлар. Син булмагач, агачлар да, үләннәр дә корырлар.
— Дөрес,— дип кычкырган яшь Чыршы белән карт Каен, барыннан да каты итеп.
Шуннан соң барысы да: «Җир мәңге әйләнеп торырга, Җил мәңге исеп торырга, Су мәңге агарга тиеш»,— дип карар чыгарганнар. Ә Җирнең, Җилнең һәм Суның Ярканатка бик ачулары килгән.
— Мин синең тамагыңа агулы ук булып кадалырмын,— дигән Су.
— Көндез чыксаң, мин сине болгап җиргә бәрермен,— дигән Җил.
— Әгәр көндез чыксаң, мин сине пешереп үтерермен,— дигән Кояш.
Шуннан бирле, Ярканат бары чык суын гына эчә, җил юкта, төнлә генә чыгып йөри, җиргә төшмичә агач башында гына яши икән, ди.


КОШ ИСЕМНӘРЕ

Борын-борын заманда, әле җир өстендә кешеләр бөтенләй юк вакытта, дөньяда яшәүче кошларның берсенең дә исеме булмаган, ди. Кешеләр яши башлагач кына, кошларны бер-берсеннән аерып йөртү өчен, аларның авазларына карап, исем кушканнар, ди.
Карга дигән сүз — «кар-р-р, кар-р-р» дип кычкырудан, торна дигән сүз «тор-рыйк, тор-рыйк» дип торкылдаудан килеп чыккан, ди.
Ә менә сыерчык, тартар һәм бытбылдыкка исемнәр алынуы бигрәк тә кызыклы булган. Бик күп еллар элек, бер-береннән артык зур гәүдә аермалары булмаган уртачарак зурлыктагы өч кош, бергә яшәп, бергә көн иткәннәр, ди. Тормышлары алай начар булмаган, бергә тапканнар, бергә бетергәннәр, ди. Сайрашып та җырлашып дигәндәй, көн үткәргәннәр. Өчесенә бер сыерлары булган хуҗалыкларында, шуны савып сөтен эчкәннәр, ләкин сөттән башка һич тә тора алмаганнар.
Бу кошчыкларның бәхетсезлекләренә каршы, беркөнне сыерлары югалган, эзләп-эзләп тә таба алмаганнар. Шуннан нишләсеннәр, башка чара булмагач, актык тиеннәрен җыеп, базарга яңа сыер алырга киткәннәр. Болар, яхшы гына сыер алып, кайтырга дип юлга чыкканнар. Кошларның берсе — сыерның мөгезенә, икенчесе — сыртына, өченчесе койрыкка кунганнар, ди.
«Бер бәхетсез — гел бәхетсез» дигәндәй, болар шул рәвештә сыер өстендә сайрашып, кырларны яңгыратып кайтып барганда, сыерлары-ниләре белән сазлыкка кереп баталар. Шуннан соң нишләргә? Мөгезгә утырган кош:
— Сыер, чык! Сыер, чык! Сыер, чык!— дип кычкыра башлый. Шул арада, сыер чыгарга дип тыпырчына башлау белән, койрык өстендә утырган кош:
— Тар-там, тар-там, тар-там,— дип ялгап җибәрә. Ләкин сыер кузгалган саен бата гына бара һәм ахырда бөтенләй сазлыкка чума. Шуннан сыртка кунган кош:
— Юк бул-дык, юк бул-дык, юк бул-дык!— ди дә, кошлар һавага күтәрелеп, өчесе өч якка очып китәләр. Шуннан бу кошларның беренчесен — сыерчык, икенчесен — тартар һәм өченчесен бытбылдык дип атап йөртә башлаганнар, ди.


КӘККҮК КАЯН БАРЛЫККА КИЛГӘН

Ике кызның әниләре чирләп ята икән. Әтиләре намазга киткәч, бу кызлар кычкырышып, шау-гөр килеп уйнаганнар да уйнаганнар. Әниләре:
— Кызым, су бирегезче,— дип тилмереп су сораса да, бу балалар ишетмәгәннәр икән. Шулай итеп ята торгач әниләре: «И Ходаем, кәккүк булсаемчы»,— диюе булган — кәккүккә әверелеп очып йөри башлаган. Бу балалар, әниләренең кошка әверелеп очып йөрүләрен күреп:
— Әнкәем, мә, су бирәбез,— дип елаша башлаганнар. Әтиләре намаздан кайтып ишек ачуга — әниләре очып чыгып та киткән. Ике кыз аның артыннан су тотып йөгергәннәр. Чытырманлыклар, таулар үткәннәр. Елый-елый йөгергәннәр. Боларның күз яше тамган җирдән чылтырап чишмәләр агып киткән, аяк табаннары канап, үләннәргә тамган. Яланда кызыл яфраклар очратканыгыз бармы? Менә шул яфраклар аларның каннары тамганлыктан шулай кызарып калганнар, ди.
Шуңа күрә кәккүк балаларын карамый, йомыркасын чит кош оясына салып китә икән.


КАРЛЫГАЧНЫҢ КОЙРЫГЫ НИГӘ АЕРЫЛГАН



Бик борын заманда, авыллар төзелмәс вакытта, ике йорт булган. Берсендә — ирле-хатынлы, берсендә әби генә яшәгән. Әби боларга һәркөн бара икән. Әби сорый икән теге ирдән:
— Ни ясыйсың? — дип.
Ул ир Нух* пәйгамбәр икән. Әйткән:
— Менә, әби, мин ясыйм зур көймә, тиздән туфан* суы калка, шул туфан суында көймәдә йөзәбез без,— дигән.
Шуннан әби боларга көн саен кәҗәсенең сөтен хәергә китерә башлаган;
— Улым, мине дә көймәңнән калдырма, туфан суыннан гарык булып үлә күрмим,— дип.
Бервакыт туфан суы калыккан да, Нух үзенең җәмәгате белән көймәсенә утырган, анда һәр җан иясен парлап алган. Нинди генә җан иясе булмасын, көймәгә төяп, йөзеп киткәннәр. Йөзә торгачтын, тычкан көймәне тишкән дә су керә башлаган. Елан, су кермәсен дип, шул тишеккә йомарланып яткан. Яткачтын, хезмәтем өчен дип, Нух пәйгамбәрдән ризык сораган.
— Ни телисең? — дип сораган Нух пәйгамбәр. Елан әйткән:
— Нинди кан тәмле, шуны теләр идем,— дигән. Шулай дигәч, Нух ала карганы җибәргән.
— Һәр җан иясен татып кара, кайсысы тәмлерәк икәнен бел,— дигән. Карга киткән дә, бер үләксә сарык күреп, үләксә ашарга ябышкан, ди. Әйләнеп кайтмаган. Аннан соң җибәргән черкине. Черки киткән кан татырга. Озак торгач, Нух пәйгамбәр, «бу кайтмады инде» дип, карлыгачны җибәргән.
— Син бар,— дигән,— алар икесе дә юкка чыкты,— дигән.
Карлыгач очып бара икән, черкинең кайтып килгәнен күргән. Сораган:
— Татыдыңмы, кем каны тәмле?
— Бөтен каннарны татып чыктым, адәм каныннан да тәмле кан тапмадым,— дигән черки. Карлыгач әйткән:
— Кая әле, тәмле булса, телеңдә калгандыр, мин дә татып карыйм әле.
Черки, авызын ачып, телен чыгарган икән, карлыгач телне кисәге белән чукып алган. Әйләнеп кайтканнар. Кайтканда карганың үләксә ашаганын да күргәннәр инде. Кайтып кергәч, Нух пәйгамбәр сораган черкидән:
— Татыдыңмы?
— Без-без-без.
Телен чукып алган бит инде моның.
— Ул оялуыннан әйтми. Миңа юлда әйткән иде, «бака каныннан да тәмле кан булмады» дип.— Карлыгач шулай дигән икән, елан, ачуыннан карлыгачка ташланып, койрыгын авызы белән өзеп алган. Шуңа күрә карлыгачның койрыгы аерылып калган, ди.
Еланга бака ите ашарга Нух пәйгамбәр дога кылган да, җир корыгач, үзенең кышлагына кайткан.
Әби килгән боларга кайтканнарын ишетеп:
— Син кайда йөрдең? Мин һәркөнне сөт китердем, син бер дә күренмәдең,— дигән. 
— И әби, әби! Алты ел буе көймә белән йөрдек. Туфан суы калыкты бит.
— Әйтәм минем кәҗәмнең аягы чыланып кайта иде. Шул булдымыни? — дигән әби. Шулай итеп, әбинең биргән хәере аны туфан суыннан коткарып калган, имеш.


ДӨЯ НИЧЕК, ҮЗ БУЕНА ЫШАНЫП, ӨЛЕШТӘН КОРЫ КАЛГАН?


Картлар арасында еллар турында сүз киткәндә:
— Быел нәрсә елы әле? Куй елымы, сыермы? — дип сөйләшкәнне, шуңа карап, быел һаваларның ничек киләчәген дә алдан сынап куйганны ишеткәнегез бардыр инде, билгеле.
Елларны унике төрле җәнлек-җанвар исемнәре белән атап йөртү бик борынгы заманнардан калган. Менә ул исемнәр: Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Ләү (Кәлтә), Елан, Елкы, Куй, Мичин яки Мачин (бертөрле маймыл сыман җанвар), Тавык, Эт, Дуңгыз.
Бу унике ел түгәрәгендә ни өчен тычкан кебек кечкенә бер җәнлеккә беренче баш урын бирелеп тә, дөя хәтле зур дөягә ел исеме бирелмәгән?
Аның хикәясен болай дип сөйлиләр:
Имештер, борын заманда кешеләр үзләренең ел хисапларын шулай төрле җанварлар исеме белән атап йөртергә булгач, бу хәбәр тизлек белән терлек-җәнлекләргә барып җиткән. Җиткән дә алар арасында зур шау-шу купкан, ди. Югарыда исеме саналган унике җәнлек-җанвар, бер җиргә җыелып, даулаша башлаганнар. Ул чагында әле Дөя дә алар арасында булган, ди. Алар барысы да, кешеләрнең ел хисабында беренче урынны алып, ага булырга дип талашалар икән, ди.
Елкы әйтә икән:
— Мин кешене өстемә атландырып, ерагын якын итәм, кеше мине, ат булгач, эшкә дә җигә, менеп тә чаба. Кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы мин булам,— ди икән.
Дөя әйтә икән, ди:

— Син кешенең йомышын үтәсәң, печән белән солысын ашыйсың, тамагың өчен кол булдың. Менә мине әйтсәң, син күтәрә алмаслык авыр йөкләр күтәреп, ничә айлык ерак юлларга чыгам, ачыктым дип печән-солы сорап тормыйм, әремме, кара курамы — ни туры килсә, шуны ашыйм, су табылса — эчеп, табылмаса — эчми чыдап, шулай юлымда йөрим; инде кешегә минем шулхәтле файдам тигәч, буйга да сезнең барыгыздан да озын булгач, ел агасы мин булмыйча кем булсын? — ди икән.
Юаш Сыерның да әйтер сүзе бар икән, әйткән:
— Кеше минем сөтемне савып ала, ул сөттән эремчек-каймак, әйрән-катык, корт-май ясый, бу хәтле файдам тиеп торгач, ел агасы булу миңа лаек,— дигән.
Ул шулай дигәч, Куй да сикереп торган.
— Менә минем тиремнән тун тегәләр, йонымнан киез басалар, күнемнән итек тегәләр, итемне ашыйлар, мөгеземнән пычак сабы ясыйлар, хәтта эчәгемнән дә думбырага кыл тарттыртып уйныйлар, кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы булу миңа тиеш,— дигән ул.
Эт бер дә тегеләргә сөйләргә бирми:
— Мин булмасам сезне кем саклый? Йә бүре, йә угры тотып алып китә дә барыгызны да суеп ашап бетерә. Сезне төн йокламыйча карап-саклап торучы мин булмыйча, кем соң? Минем аркада гына исән-сау торасыз. Ел агасы мин булырга тиеш,— ди икән.
— Сез ни сөйлисез? Әгәр дә әтәч-тавык булмаса, кешеләр иртәнге эшләренә бара алмыйча йоклап калырлар иде, без аларга: «Тизрәк тор! Тизрәк тор! Эшеңә кит, булма хур!» — дип кычкырып, хәбәр биреп торабыз, үзләрен йомырка белән сыйлыйбыз,— ди икән Тавык.
Шулай бары да үзенең кешегә файдасын әйтеп шау килгәндә, Тычкан ни дияргә дә белмичә аптырап тора икән, ди. Шуннан ул, бер наянлык уйлап:
— Болай талаштан берни дә чыкмас, без елның килгәнен карап-күзәтеп торыйк, кайсыбыз алдан күрсә, шул ел башы булыр!— дип чыйкылдый, үзе астан гына Дөягә күз кыса, ди. Дөя, гомере озын булгыры, Тычканның хәйләсен сизмичә, үзенең буе озын булгач елның килгәнен алдан күрермен дип уйлап:
— Әйе шул, Тычкан кечкенә булса да дөрес әйтә, кем элек күрсә, шул ел башы булыр,— дип, аның сүзен куәтли, ди.
Шул сүзгә бары да күнеп, бары да елның килгәнен кү-зәтеп-карап торалар икән. Тычкан, явыз, шул арада анда йөгергән, монда йөгергән, аннан кинәт дөянең өстенә атылып менеп, аркасындагы өркәченең бантына ук менеп утырмасынмы!
Тычкан, шул югары урыннан торып, елның килгәнен барыннан да элек күреп алган да калганнарына хәбәр биргән, ди. Шуның белән үзе дә елның башы булып калган. Башка хайваннар Дөягә:
— Син тычканны үз аркаңа йөкләгән булгач, икегез дә бер исәптә,— дип, аны бөтенләй исемлектән сызганнар да, ул хәтта шушы хәтле зур буе, озын муены белән унике җанвар исәбенә керә алмыйча калган.
«Дөя, буена ышанып, коры калган» дигән сүз дә шуннан калган, имеш.
— Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим,— дигән.
Адәм, тагын этнең ун яшен алып, илле яшьле булган. Инде маймылны китергәннәр.
— Сиңа да егерме яшь,— дигәннәр. Маймыл каршы килгән:
— Мин һәрвакыт кыенлыкта яшим, унысы да җитәр,— дип.
Адәмгә тагын ун яшь өстәгәннәр. Инде аңа алтмыш яшь булган.
Хәзер песине китергәннәр дә:
— Сиңа егерме яшь,— дип әйткәннәр икән, песи:
— Миңа унысы да җитәр: мин бит бирсәләр — ашыйм, бирмәсәләр — юк, кеше кулында яшим,— дигән.
Адәмгә янә ун яшь кушканнар да, ул хәзер җитмеш яшьле булган, ди. Шушылай бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди.
Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яши, ди. Егерме яшьтән соң, ат гомеренә керә: дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә: аның балалары үскән була, ул аларга хөкемен «өреп» утыра, ди. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә дә маймылга охшый башлый: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә: һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата, ди. Шулай итеп, адәм җитмеш яшенә килеп җитә, ди. Адәмнең гомере әнә шулай корылган, ди.


АЛЫП ТАВЫ

Борын-борын заманда карт белән карчык булган. Алар-ның уллары да булган. Уллары кырга чыгып киткән, карт белән карчык өйдә сөйләшәләр икән:
— Җил идем, давыл идем, җиде көндә бер ыштан тегеп бетердем,— дип, карчык сөйләнә. Шулай сөйләшеп торганда, уллары кырдан кайткан. Бер кесәсенә бер кеше белән атын салган, бер кесәсенә арбаларын, сукаларын тутырган.
— Менә, әти, бер корт таптым, җир ертып йөри иде,— дип, әтиләренә кесәсеннән алып күрсәткән.
— Улым, кайдан алдың, шунда илтеп куй, бу корт түгел, шундый вак кавемнәр чыккан, без, эре нәселләр, бетәбез хәзер үлеп,— дигән.
Малай кире кесәсенә тутырып, каян тапкан шунда илтеп куйган. Безнең авылдан ерак түгел Шалкан Көек чокыры бар. Шул чокыр буйлатып илтеп куйган бу. Ул чокыр бик тирән, бик ямьле, һаман да исән әле, чатлы-чатлы, хәзер көтү йөри анда, элек, зур-зур кибәннәр салып, печән чаба торган идек, җиләкләр җыя торган идек.
Ул малай кайтканда Шалкан Көек чокырына утырган да, ике аягындагы чабатасын чишенеп, чабатага кергән туфракларын каккан. Алар хәзер дә исән, ике тау булып күренеп торалар. Без аларны Алып* тавы дип йөртәбез.


АЛПАМШАЛАР 



Элек җирдә Алпамшалар яшәгәннәр. Алар шулкадәр зур булганнар ки, таудан-тауга атлап кына йөрер икәннәр.
Шундый берәүнең улы тау итәгендә ял итәргә утырган икән. Ул кырмыска кадәрле җан иясен күргән. Җан иясе, безнең кебек кешеләр нәселеннән булып, сука белән җир сөрә икән. Зур кеше аны аты, сукасы белән кесәсенә салган да, кайтарып, әтисенә күрсәткән.
— Әти, шушы җан иясе җирне ертып йөри иде, тотып сиңа китердем,— дигән.
— Җибәр аны, улым,— дигән ата кеше, уч төбендәге җан иясенә карап. — Алар — бездән соң яшәячәк кешеләр.


ИГЕЛЕКСЕЗ УГЫЛ
Кайчандыр бик борынгы заманда безнең авылда шундый хәл булган.
Авыл кырыендагы җимерек өйдә ялгыз карчык яшәгән. Аның бер улы бар икән. Ул чибәр, гаять көчле булган, әмма усал юлбасарлык белән шөгыльләнгән. Бервакыт олы юлда озак сукбайланып йөргәннән соң, эзәрлекләүдән качып, караңгы төндә әнисе ишеген шакыган. Әнисе, әрләп, керергә рөхсәт бирмәгәч, ачуы чыккан улы көч белән бәреп кергән дә пычак күтәреп анасына ташланган. Әмма әнисе коточкыч каргау сүзләре әйтеп өлгергән, һәм мәрхәмәтсез егет шул ук минутта биленә хәтле җиргә иңеп ташка әйләнгән.
Шул вакыттан алып әниләр сүз тыңламый торган балаларын каргалган кеше сыны янына алып киләләр дә:
— Тыңламасагыз, сез дә шул хәлгә калырсыз,— дип әйтәләр икән.


АНА ЙӨРӘГЕ
Борын-борын заманда булган, ди, бер ир. Ул үзенең хатынын бик яраткан, хатыны ни теләсә, шуны үтәп торган. Көннәрдән бер көнне хатыны бу кешегә әйтә икән:
— Син мине яратам да яратам дисең, әгәр яратуың чын булса, бар, миңа анаңның йөрәген кисеп алып кил, шунда синең сүзеңә ышанырга булыр,— дигән.
Теге ир, бу сүзләрне ишеткәч, бик кайгырган, нихәл итсен, яраткан хатынының теләген үтәргә була. Җыена да китә бу газиз әнкәсе янына. Керә дә, караңгы төнне әнкәсенең йөрәген кисеп алып, учына йомарлап, йөгерә-йөгерә кайта яраткан хатыны янына. Юлда кайтканда абынып егылган, ди, бу. Шул вакытта кулындагы йөрәк, телгә килеп:
— Улым, бик каты егылдың бугай, кай җирең авыртты? — дигән.


БИЛӘР ХАНЫ ХӘЗИНӘСЕ
Биләр патшасы бик бай булган. Аның сугышып алган хәзинәсе чиксез икән. Ул байлыкны үзеннән калган балаларының саклап тота алуларына ышанмаган. Шуннан соң ул бер биек багана куйдырган. Шул багана астына бер бүлмә ясатып, бөтен байлыгын әфсен укып, бикләп куйган. Ул байлык хәзер дә шунда ята, ди.
Кайбер кешеләр, ул хәзинәне алырга ниятләп, җир астына төшкәләгәннәр. Алар хәзинәгә якынаю белән, хәзинә янында бер кара эт күренә икән. Ул эт хәзинәне урларга килүчеләргә ташлана, этнең коточкыч кыяфәте һәм тавышы каракларны борылып китәргә мәҗбүр итә икән. Шулай итеп, хәзинә алырга баручылар, эт тавышыннан куркып, кире кайталар икән дә, кайткач, гакылдан язалар икән, ди.



ӘЛМӘМӘТ ЧОКЫРЫ
«Әлмәмәт» дигән сүз Әлмөхәммәт исеменнән калган булса кирәк. Чөнки шул чокыр башындарак Әлмөхәммәт исемле бер бик бай кеше торган. Аның алтын-көмешләре, чиксез күп булып, мичкәгә тутырып куелган, имеш. Бу авыл яу килү куркынычы астында кала бантлагач, Әлмөхәммәт үзенең байлыгын, дошманга калдырмас өчен, мичкәсе белән тәгәрәтеп, Кызыл ярдан Шушма суына салган. Күп заманнар үткәннән соң, бу алтын шунда калып җенләнгән дә, теләсә нинди сурәткә кереп, җир өстенә чыгып йөри башлаган, имеш.
Мөхәммәткәрим бабай., яшьрәк вакытта, Кызыл яр өстенә эшкә баргач, аны судан бер кызыл үгез чыгып куган да, ул шунда һушсыз булып егылган. Үзенең калган гомерен тел-сез-саңгырау булып үткәргән, дип сөйлиләр.


ИДЕЛНЕҢ АКБИКӘНЕ УРЛАВЫ

Ширбәтле елгасының ярында кайчандыр бер зур шәһәр булган. Анда үзенең сараенда бик бай һәм бәхетле хан яшәгән. Ханның хатыны Фатыйма бик оста һәм куркусыз сихерче икән. Ханның Акбикә исемле бердәнбер матур кызы булган. Кызга бик күпләрнең мәхәббәте төшә, ләкин, сихерче Фатыймадан куркып, сарайга ал арның берсе дә якын килә алмый. Тик баһадир Идел генә аңардан курыкмаган, һәм, үзенең көчен туплаган да, ул сарайдан Акбикә матурны урлап киткән. Әнисенең катгый рәвештә таләп итүенә карамастан, Идел аның кызын кире кайтарып бирмәгән. Шуннан соң Фатыйма урлаучыга (Иделгә) каты ачулана, аңа өрә, аның өстенә төкерә һәм каһәрләп, Иделне үз яныннан куып җибәрә. Хәзер инде Идел, Фатыймадан куркып, бүгенге көндәге юнәлешенә килеп урнашкан, ләкин ханның кызын кире кайтарып бирмәгән. Элекке урында Иделнең тик буш ярлары гына калган. Ширбәтле авылы янындагы биек ярлар әнә шул борынгы заманнарда үз урыныннан күчкән Идел елгасының ярлары булып торалар, ди.


ИСКЕ КАМА

Каманың хәзерге тамагыннан өч чакрымлап ераклыкта аның әүвәлге әзе сакланган, шуны Иске Кама дип йөртәләр. Иске Каманың юнәлеше Иделгә янәшә булган. Шундый сүзләр бар: Кама тамагы тирәсендә, уң якта берничә татар авылы булган. Имеш, Иске Кама башланган урында бер егет суга баткан. Аның әнисе сихерче була. Ул, улы баткан елгага ачуланып, аны каргап әфсен укыган да Камага кызган таба ташлаган. Шуның аркасында Кама икенче юнәлеш алган һәм, Иделдән аерып торучы җирне ерып, турыдан Иделгә ага башлаган.



РӘҖӘП БАБАЙ ЧИШМӘСЕ

Рәҗәп бабай, Шәһре Болгардан үзенең нәселе-ырулары белән чыгып китеп, хәзерге Рәҗәп авылының көнчыгыш ягына, авылдан дүрт чакрым чамасы читтә, ул чакта кара калын урман булган бер урынга килеп туктаган икән.
Ул, сау-сәламәт шул урынга килеп җитүенә бик сөенеп, Ходага шөкер сәҗдәсе кылмакчы булып, тәһарәт алырга су эзләгән. Аңар Хозыр галәйһиссәлам*, килеп, сәлам биреп:
— Инде синең туктый торган урының шунда,— дип әйткән. Шуннан соң Рәҗәп бабай, Ходага зарыйлык итеп, шул җирдән чишмә чыгаруын сораган, ди. Хода, аның теләген кабул кылып, кара урман эченнән чишмә чыгарган, ди. Бу чишмәнең суы, бик саф булып, көмеш кебек ялтырап, кыйбла ягына ага башлаган. Рәҗәп бабай шуннан, беренче мәртәбә тәһарәт алып, намаз укып, Ходага шөкер сәҗдәсе кылган, ди. Менә шуның өчен бу чишмә Рәҗәп бабай чишмәсе дип аталган, ди. Бу чишмәдән хасил булган елга да Рәҗәп елгасы дип аталган, ди.


РАБИГА КҮЛЕ 


Рабиганың җитмеш шәкерте булган. Алар Болгардан Биләргә барып йөргәннәр. Рабига хаҗга барырга җыенганда, тәһарәт алырга су таба алмаган. Шуннан Ходай Тәгаләгә ялварып сораган икән, шунда ук саф сулы бер тирән күл барлыкка килгән, ул күлне хәзер дә «Рабига күле*» дип йөртәләр.
Күл суында тәһарәтләнеп, хаҗга җыенганда гына, Кәгъ-бәтулла* үзе аның янына килгән, ди.


ЯХЪЯ ХӘЗРӘТ

Яхъя хәзрәт* Шекә авылыныкы булган. Аның пәриләре булган, имеш. Ул көндез, Уфага барып, өйлә намазын укып кайта торган булган.
Бер заманны Яхъя хәзрәтнең хатыны авырган, кыш көне, һәм әйтә икән:
— Их, кура җиләге ашыйсым килә! — дип. Яхъя хәзрәт моны ишеткән һәм:
— Мин сиңа кура җиләге табармын, бер кешегә дә әйтмә! — дигән дә, тырыс тотып, идән астына төшеп киткән һәм бераздан, тутырып, кура җиләге җыеп менгән.
Хатыны бик куанып ашаган һәм тазарган. Хатын бу серне саклый алмаган. «Берәүгә дә сөйләмә!»— дип, бер карчыкка сөйләгән.
Шуннан икенче көнне Яхъя хәзрәт хатынына әйткән:

— Син серне чишкәнсең икән, мин иртәгә үләм. Мин сезгә бер дога кылып калдырам, әмма авылда кырык елдан соң ут чыгар,— дигән.
Кырык ел үткәч, Шекә авылы буйдан-буйга янып чыккан. Шуннан кешеләр әйткәннәр:
— Яхъя хәзрәтнең догасы беткән икән,— дип.


ӘБЕЛКАСЫЙМ БАБА



Карашәмнең* Әбелкасыйм баба Тау Илендә булган, аны яратмыйча, караңгы төндә кара шәм яндырып, хәзерге Кара-шәм авылы янына барып утырган. Шуңа күрә аны Карашәм дип атаганнар. Бер заман бу бабай үлгән. Шуннан бабайны күмәргә кабер янына килгәннәр. Шулвакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән. Күмүчеләр артыннан барганнар. Ул Ислам кырына килеп төшкән һәм аны шунда күмгәннәр. Аны хәзер Касыйм баба кабере дип, изге санап, зиярәт кылалар.
Анда шулай ук изге Гайшәбикә тутай, Зөһрә тутай, Әбелхарис бабай каберләре бар.

ТИМЕРШӘЕХ

Тимершык авылы Тимершәех дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп җайлашкан. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы баһадир икән. Мәчет манарасына менеп, шуннан сөңге бәргән:
— Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар,— дигән. Ул чишмәне хәзер Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргән:
— Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез,— дигән. Миң-гәр* кырына барып төшкән. Шунда күмгәннәр.


КӘРАМӘТ ИЯСЕ

Бу хәл Бәрәкә хан* вакытында булган. Бер кәрамәт (могҗиза) иясе хаҗ сәфәренә китеп бара икән. Миястән* алтмыш чакрым ераклыкта бер тау бар. Шул тау астында ял итеп утырганда, моның янына басмачылар килеп чыга. Басмачылар моның бар булган малын алалар да башын кисәләр. Кәрамәт иясе шуннан соң киселгән башын җирдән күтәреп ала да, аны култык астына кыстырып, берни булмагандай, тауга менеп китә. Басмачылар куркышын качалар.
Шулай тау башына менеп җитә бу һәм егылып үлә. Аның кабере дә хәзер шул тау түбәсендә икән.

КИСЕК БАШЛЫ ӘҮЛИЯ

Карадуван* авылыннан ерак түгел, почта юлы буенда иске язулы бер кабер ташы бар. Бу ташны ике йөз еллар элек Вятка губернасындагы Бәрәскә авылы сәүдәгәрләре куйган, дип сөйлиләр. Бу кабер ташы турында шундый хикәят сакланган: Бохарадан өч кеше чыгып, бөтен җирдә ислам дине таратып йөргәннәр. Бервакыт Казаннан Карадуванга бара торган юлда, хәзер Фонглен урманы дип аталган урманда, ниндидер юлбасарларның олаучыларга һөҗүм иткәннәрен күрәләр һәм олаучыларны якларга ташланалар. Әмма бу сугышта юлбасарлар бер изгенең башын кисәләр. Изге башын култык астына кыстыра да алга таба китә. Иптәшләре аннан башын алырга телиләр, ләкин ул бирми, шуннан алар аның ике кулыннан тоталар да юл буйлап китәләр. Алар шулай сигез чакрым үтәләр, аннан соң башсыз кеше юлдан читкә өч адым атлый да егылып үлә. Иптәшләре аны шул урында күмәләр, ә үзләре кире Бохарага кайтып китәләр.
Берникадәр вакыттан соң шул ук юл буенча Себергә ристаннар бара икән. Каберлеккә җиткәч, ристаннарның берсе әйткән:
— һай, һай! Монда нинди тәмле ис килә!
— Моннан ерак түгел төрле чәчәкләр һәм үләннәргә бай болыннар бар, шуңа күрә һава да нәфис,— дигән аңа иптәшләре.
— Юк,— дигән теге ристан,— монда бер әүлия күмелгән, ул турыда миндәге китапта язылган. Алар өчәү булганнар. Берсе монда үлгән, ә икесе Азиягә киткән. Монда күмелгәненең исеме Искәндәр булган,— дигән.
МӘҺДИ ТАШЫ
Авылдан ике чакрым ераклыкта зур таш бар. Бу ташны Мәһди ташы дип йөртәләр. Имеш, кайчандыр бер вакыт Алла Мәһди* дигән дин белгечен җиргә сөреп төшергән. Төшүгә Мәһди шушы таш өстендә тәһарәт алган һәм намаз укыган, имеш. Минем бала вакытта барганым һәм күргәнем бар иде: таш өстендә аермачык булып зур гына аяк эзләре, тезләнгән урыннар, маңгай урыны һәм шунда ук — күзләргә туры килә торган турыда — зур гына ермаклар сакланган иде. Имеш, Мәһди бик нык елаган да шунда чишмә бәреп чыккан. Таш өстендә тагын таяк урыны, комган урыны да бар иде.
Картлар хәзер дә анда яңгыр теләргә баралар. Чишмәсенең суы изге су дип исәпләнә.


ХӘЛФӘ БАБАЙ

Хәлфә бабай* башта Казанда торган була. Анда аны җәберли башлаганнар. Ул тау башына менгән дә: «Таягым кая төшсә, шунда барып торам»,—дип, таягын ыргыткан. Таяк очып киткән. Хәлфә бабай очкан таяк артыннан бара икән. Таяк, очып килеп, Чаллы авылына килеп төшкән һәм аның иясе дә шул авылда төпләнеп калган.
Хәлфә бабай үз авылы Чаллыны бик яраткан. Аның хакында ул шундый хикмәтле сүзләр дә әйткән ди:
Кала тавын хан корыр, Әйләнәсе яу булыр, Тез тиентен кан булыр, Чаллы кыры сау булыр. 

Комментариев нет:

Отправить комментарий