Гаилә йолалары

Туй йоласы иҗаты.
Туй алды.
Яучылау: яучы әбиләр күбрәк булган. Яучыларга барганда ыштан балагының берсен әбиләр күлмәк астыннан озын балаклы ыштан кигәннәр,ул намаз уку өчен уңайлы булган.
Яучы телгә бик оста,бик нык мактый торган, ничек тә ышандыра алу сәләтенә ия булган.
Яучылар өчен атнаның мөселманнар өчен изге көне- җомга көн алынган,аучы үзе шигъри юллар белән дә сөйләшкән.
Ярәшү.
Кыз ярәшергә егет әти-әнисе,якыннан-якын туганнары белән,күрешү-танышу бүләкләре ,күчтәнәчләр белән килә,матур сузләр-теләкләр ,әйтеп нинди ният белән килгәннәрен әйтеп керергә рөхсәт сорыйлар.
Гомумән , җомга көнне кыз ярәшергә киләләр.
Ярашу көнендә әти-әни, бик якын туганнар гына була. Сөйләшү вакытында ишекләр бикләнә,чит кеше кертелми.
Туй, аны үткәрү ,көне-вакыты,кунаклар саны уенча килешү була.
Элек бирнә, калым турында да сөйләшү булган диләр дәү әниләр. Бер-берсен бүләкләү ике яклап та була.
Ярәшелгән егет-кыз никах-туй мәҗлесенә кадәр егет-кыз булып калырга тиеш булалар. Элек аларны очраштырмас өчен саклаучы кешеләр дә куелган.
Туй үзе. Никах.
 Никах- мөселман динендә егет белән кызны кавыштыруның төп шарты. Никах кыз ягында була. Хәзер мәчетләрдә дә укытыла!
Элек кыз табында утырмаган,чаршау артыннан гына җавап биргән.
Хәзер егет-кыз мөселманча киенеп,никах табынында утыра. Мулла аларның аерым -аерым ризалыкларын үзләреннән,аннан аталарыннан сорый.
Никах догасы, теләкләре иргә-хатынга,тугрылык,таза балалар ,тату гаилә тудыру турында.
Никах вакытында беркем дә комачауларга тиеш түгел,гаилә тыныч,тату корылсын дигән теләк белән ишек-капкалар бикләнә.
"Никах суы "- Никах укучы мулла алдында тора, аны башлап егет-кыз эчә, аннан калган кунаклар тәмли.
Никахтан соң егет-кыз бергә кунарга калалар.
Элек "авылларда ""кияү мунчасы" якканар. Егет кыз яшь кәләшләр мунча юынгач,мунча ягучы да мунчада бүләк калдырып чыгалар , мунчадан соң " кияү коймагы" белән чәй эчерәләр .
Туй
 Элек никахтан соң кәләш хәттә берәр ел әниләрендә торган,кайвакыт бала туу очраклары да булган ,туйлап кәләш егет аннан гына үз өенә алып киткән.
Бер атта "бирнә сандыгы" барган, аны озатучы кеше барган, ул аны "сатып" биргән.
Киленне мендәргә бастырып,ипи-май-бал каптырып,өйгә кереткәннәр.
Килен, "бирнә сандыгы" хуҗасы белән кайналарының өен бизәгән.
Килен төшерергә килгән кешеләр,өйгә кереп, күреп ,бирнәне котлап бүләк салып киткәннәр.
Туй вакыты ике як килешуе буенча билгеләнә ,шулай ук чыгымнар да.
Егет- кызның иң якын дуслары шаһит була.
Шаһитлар барлык туй оештыру мәшәкатыләренә җаваплы.
Кәләшкә шаһит-кыз,дус кызлары киенергә булыша. Мәхәббәтләре нык-гомерлек булсын өчен,егет туй күлмәген күрмәскә тиеш диләр, ул элек тә, хәзер дә шулай. Кием,бүләк,балдак алулар күмәкләп хәл ителә.
Элек ярәшелгән кыз кияү егетенә никахка кадәр бер кат киемне әзерләргә тиеш булган.
Борынгырак заманда,хәттә,киндер тукыманы да үзе тукыган,тула оекны да үзе баскан бәйләгән,теккән,чиккән.
Балдак алышу-гомерлеккә бергә булырга,бер боҗра булырга дигән сүз.
Кәләш йортына кияү-егет гади юл белән генә керә алмый,чып-чын имтихан тота, моны кыз-кәләшнең дуслары-туганнары оештыра . Һәммәсенә егет җавап табарга,хак түләргә тиеш.
Кызны алып чыкканда,кәләш-кияү вак акча,конфет сибәләр. Киләчәктә муллыкта яшәү өчен.
Кәләш артка борылып карарга,кире оныткан әйбер артыннан борылырга тиеш түгел,ныклы тормыш булсын дип.
Туй алып баручы-тамада башлап сүзне ата-аналарга шаһитләргә,туганнарга бирә.
Туй бүләкләре парлы булырга тиеш: пар каз,пар күмәч, пар чәк-чәк,пар бәлеш һ.б.
Элек зәфаф төненнән соң,иртән урын-җирне тикшерү булган,фактлар тиешле кешеләргә күрсәтелмәгән,кияү кызның,әти-әниенә рәхмәт әйтеп,бүләк биргән. 
Авылда ,тарихта иртән кыз-кәләшне "Талак" дип өйдән куып чыгарганнар очраклары да булган.
Туй арты.
Икенче көнне кода-кодагыйлар кунакларны үзләренә дәшеп, килен "токмачы" килен ашына, коръән укыталар.
Яшь киленгә су юлы күрсәтәләр, кое хуҗасына килен бүләк бирә,кайткан суны һәркем эчеп карый бүләкли.


Хәрби хезмәткә озату йоласы


- Сезнең яшь чакта егетләрне армиягә озатканнар бит инде, шуның турында сөйләп китә алмассызмы икән? Армиягә чакырыла торган егетне кем дип атыйлар иде: рекрут, некрут түгелме?
- Солдат диләр иде, бүтәнчә әйтмиләр иде.
- Солдатның якыннары белән саубуллашып йөрүләре ничек уздырылган?
- Бөтен туганнарына бара, алар белән саубуллашып йөри. Аннары туганнары ашка йөртәләр, тәрбия күрсәтәләр. Аннары тәрбияләп озаталар иде. Хәзерге кебек аракы эчеп йөрмиләр иде. Авыл башына кадәр озата бара идек, аннары ат белән китәләр иде инде бөтенесе бергә.
- Районга китәләр идеме?
- Әйе, районга китәләр иде, ат белән. Дуслары, туганнары күп кешенең озата бара иделәр авыл башына кадәр.
- Шул саубулашып йөрү вакыты күпмегә сузыла иде? Бер атнамы, берничә көн генәме?
- Солдатка кайчан чакру килә, шуңа карап. Вакыты озаграк булса, бер атнага сузыла инде. Икенче, өченче көндә китәргә кирәк булса, китә иде, бер- ике көнгенә саубулашып йөргән. 
- Бу саубуллашу ничек үтә иде?
- Җыр җырлыйлар иде, гармунда уйныйлар иде, авылны дер китереп йөриләр иде. Киткәндә дә гармун уйнап озата идек, авыл башына кадәр гармун уйнап бара иделәр, җырлар җырлап. Гармунчы утырып та китә иде.
- Менә шулай авыл әйләнеп йөргәндә, дуслары да катнаша торган булгандыр инде?
- Катнаша иде.
- Тагын кемнәр?
- Дуслары, кызлар, егетләр, яшьләр.
- Ә нинди музыка коралларында уйнаганнар? 
- Ул вакытта гармун гына инде. Шул гармунда гына уйныйлар иде. 
- Гармун гына инде а ту.
- Әйе,әйе.
- Менә солдатка, армиягә чакырып кәгазь килгәч, солдат йорттагы ниндидер эшләрдән азат ителмәгәнме?  
- Юк, азат ителми иде, нинди эш бар – барысында эшләгәннәр. Аерым эшләре юк иде.
- Ә озату кичәләре  үткәрелә идеме?
- Туганнар гына җыела иде.
- Ә шул чакыру бер кешегә генә килә идеме?
- Юк инде, авылда гел китеп тора иделәр.
-  Ашарга әзерләгәннәрме?
- Ризыклар әзерләгәннәр инде шунда. Чәен кайнаткан инде, аш пешергән, нәрсә бар, шуны куйган. Туганнары җыелып озаткан шулай.
- Аерым ризыклары булмаганмы?
- Юк, булмаган.
- Әйе, әйе. Ә солдат егеткә бүләкләр бирә торган булганнармы?
- Бирә идек. Бүләк бирә идек.
- Нинди бүләкләр?
- Үзең нәрсә бирәсең, шуны инде. Менә кызлар  кулъяулык бирә иде.
 - Йөри торган кызымы?
- Ыхы, йөргән кызы. Дус кызлары да шулай кулъяулык бирә иде, чигеп язу язып. Ул вакытта акча юк иде бит, кибеттән әйберләр алып бирергә, үзләре чигә иде. Солдатка да акчаны күп бирмиләр иде, ул вакытта бит инде... кемнең ничә сумы бар, шулкадәр бирә иделәр, биреп озата иделәр. 
- Ул кулъяулыкны бөтен кызларда бирә иделәрме?
- Юк, йөри торган кызы һәм бик якын булганнары гына.
- Үзе белән юлга әйберләр ала идеме?
- Ала иде инде әзрәк. Әзерләп куя инде баштан ук.
- Егетне саклар өчен берәр нәрсә биргәннәрме?
- Әбиләр догалар бирә иделәр. Дога бите я китабы бирәләр иде.
- Ә туган туфракны алып китү юк идеме? 
- Юк, бездә анысы юк иде. 
- Ә икмәк каптыру бар идеме?
- Бар, анысы бар иде.  Иртән ишектән чыгып киткәндә каптырып чыгаралар иде, калганын марляга өтереп матчага элеп куялар иде.
- Аннары барысы җергә озата китәләрме.
- Әйе, озатып китәләр.
- Кире керергә ярамыймы?
- Юк, ярамый кире керергә. Озатырга җәяү бара иделәр бит инде, машиналар юк ул заманда. Авыл башына кадәр бара идек. 
- Солдатны озаткач, аның хезмәте уңышлы буламы, юкмы дип берәр ничек фаразлый торган булмаганнармы?
- Юк ахры, андый әйберләр истә калмаган, шул теләк кенә теләп кала идек.
- Нинди теләкләр?
- Юллары уң булсын, исән-сау, сәламәт булып әйләнеп кайтсын диеп. Дога кыла инде.
- Озату вакытында аерым аңа гына багышлап махсус догалар укылмаганмы?
- Аерым догасы юк, әбисе, әнисе белгән догаларын укыйлар инде, гел укып торасың инде.
- Хәтерләмисезме хәрби хезмәттә булганда, анда үлеп калганнар булды микән?
- Булды, бер егерме ел элек инде, күрше Шамил бабаңның малае калды, кайтмады шул. Күптән инде, егерме елдан артыктадыр инде. Шамилның  малайлары үлеп калды солдатта. Сугыш вакытын әйтеп тормыйм инде. Бу бит әле безнең вакытта.Менә хәзерге вакытта үлеп калды була инде.
- Аңа багышлап, берәрсе бәет чыгармады микән?
- Анысын белмим, белмим.
- Солдатлар армиядә өч ел булганардыр хезмәттә?
- Өч ел. Хәзер бер ел бит инде.
- Аның янына баручылар булмагандыр инде?
- Юк, нинди бару инде.
- Хатлар килә идеме?
- Килә, солдат хатларын көтеп тора идек. 
- Ул нинди формада була иде?
- Өч почмаклы хат иде.
- Хатларында хәллзрне сорап кына яза иделәрме, әллә җырлар да кушалар идеме?
- Хәлләрне сорап яза иделәр, туганнарны сорыйлар иде, үзләрен сөйләп яза иделәр, үзләрен күп сөйләми иделәр только. Җырлар язырга вакыт булмагандыр, безгә алай килгәне булмады. 
- Аннан соң армиядән  кайткач анда нәрсә булганнарын сөйли иделәрме? 
- Юк, берседә сөйләми, ярамыйдыр ул сөйләргә, теге кызык хәлләрне сөйләсәләр генә инде. Үтте генә дип әйтәләр, исән-сау кайттык диләр инде. 
- Әйе шул, хәзердә сөйләп тормыйлар. 
- Ярамый ул сөйләргә, зарланырга, шуңа сөйләмиләр. 

- Әйе, шуңадыр. 

Комментариев нет:

Отправить комментарий