Сөмбелә бәйрәме
Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.
Халык йолаларын, йола бәйрәмнәрен фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган бәйрәм. Татар халкы һәр ел фасылының асылын, гүзәллеген үзенең бәйрәмнәрдә кулланган. Борынгыдан килгән төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Ел фасылларына караган йолалар табигать белән, ел тәүлегенең үзгәреше белән бәйле рәвештә яшәп киләләр. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә. Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр. Бәйрәмнәр алар – күп кешеләр катнашып уздырыла торган уздырыла торган күмәк күренеш, һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлыкка килә. Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне, рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны кирәксенгән.
Нардуган бәйрәме
Нардуган – ул кышкы бәйрәм. Татар халкы ши торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманнарда ук Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип йөрткәннәр. Гадәттә ул 22 нче декабрь – кышкы торгынлыгы көне. Бу – елда иң кыска көн.
Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасы монголча “нар” (кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Димәк, нардуган, “кояш туган” дигән сүз була.
Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.
Нардуган бәйрәмендә яшьләр, җыелып, ят киемннәр киенеп, үзләрен танытмый гына йорттан-йортка кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр.Араларында ике төп образ – Нардуган Атасы һәм Нардуган Анасы аерылып торган. Алар озын киемнәр кияләр. Нардуган Атасы җитен яки тиредән сакал аса, Нардуган Анасы зур яулык ябына йөзенә корым яисә иннек сөртә.
Алар өйдән-өйгә йөреп, җырлар, такмаклар әйткәннәр, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр:
Нардуган, нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Котлы, мөбәрәк булсын,
Тормыш түгәрәк булсын,
Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын,
Игеннәрегез уңсын –
Йомыркадай тук булсын,
Нардуган, нардуган!
Яңа ел алдыннан һәркем үзенең киләчәк бәхете, язмышы турында күбрәк уйланучан була. Шуңа күрә бу бәйрәм көннәрендә фал ачу, йөзек салыш уеннары күп урын алган.
Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Яшьләрнең, укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!
Нәүрүз такмаклары төрлелеге белән аерылып торган. Кыскасы, тапкырлык чишмәсе шиңмәгән, кипмәгән!
Мәкальләр:
· Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
· Язгы көн ел туйдыра.
· Яз сөрсәң, көз урырсың.
· Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.
· Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.
· Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.
· Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган.
· Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.
· Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.
· Язгы көн көендерә, көзге көн сөендерә.
Язгы сынамышлар:
· Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.
· Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.
· Апрельнең башында аяз булса, җәй коры килер. Әгәр болытлы булса – ашлык уңарга булыр.
· Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
· Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.
· 9 майда бәрәңге утырт.
· 19 майда кыяр утырт.
· Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.
· Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
· Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
· Боз утырып калган елны авырлык булыр.
· Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
Табышмаклар:
· Ак юрганын алып куйдым, яшел юрганын җәеп куйдым. (Яз)
· Кара мыеклы җизнәм сагындырып килгән. (Яз)
· Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде, елап елгалар, яшьләр түгелде. (Яз)
· Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)
Сабантуй
Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй – татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, - иң яраткан бәйрәме дә.
Татарстанда, Башкортстанда Сабантуй дәүләт бәйрәме биеклегенә кадәр күтәрелгән. Бәйрәм башта авылларда, аннан район үзәкләрендә, аннан соң инде, республика үзәкләре Казан белән Уфада зурлап бәйрәм ителә. Сабантуйны шулай ук татарлар яшәгән башка өлкәләрдә дә, хәтта татар диаспорасы булган чит илләрдә дә үткәрәләр хәзер.
Татардагы сабан сүзенең берничә мәгънәсе бар: тимер сука, сабан (яз чәчелә торган) культуралары, язгы кыр эшләре. Элек җирне яз сөргәннәр, сөрү – иң авыр һәм күп хезмәт сорый торган эш булган, шуңа да татарлар язгы бар чәчү эшләрен сабан дип атаганнар. Туй – татарча мәҗлес, бәйрәмне аңлатканга, күпвакыт Сабантуйны русчага артык гадиләштереп праздник плуга дип тәрҗемә итәләр.
Ә чынбарлыкта исә, бу атама сүзнең өченче мәгънәсеннән, язгы кыр эшләре мәгънәсеннән алынган, Сабантуй – язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бәйрәме, булачак уңыш, бәрәкәт һәм муллык бәйрәме!
Алда әйтелеп кителгәнчә, татарлар һәм башка төрки халыклар бу бәйрәмне язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу белән бәйлиләр, яз азагында, җәй башларында үткәрәләр. Тик гел алай булмаган. Казандагы ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияты институты ректоры профессор Энгель Таһировның мәгълүматләре буенча, татар Сабантуена - өч мең ел, ул башта яз һәм табигатьнең җанлануы бәйрәме булган.
Бу бәйрәм җәйләүгә чыгуның беренче көннәрендә, бияләрне сава башлап, беренче кымыз койган вакытта үткәрелгән. Күп кенә белгечләрнең фикере буенча, бу бәйрәм Саба туе дип аталган борынгы вакытта. Саба – татарча бөрдек дигәнне аңлата. Элек кымыз һәм башка сыек эчемлекләрне йөртер өчен күчмә халыклар, шул исәптән татарлар да, кәҗә, сарык тиресеннән бөрдек дигән савыт-саба әзерли торган булганнар. Атта ияргә тагып йөртергә мондый савыт бик уңайлы булган. Себер татарларының кайберләре Сабантуйны бүгенге көнгә кадәр Саба-туй дип атыйлар да.
Сабантуйларның протототибы булган бу бәйрәмнәр Җыен дип аталган борынгы төрки-татар халыкларында. Җыен вакытында кабиләләрнең юлбашчы һәм аксакаллары дала халкының төрле хуҗалык һәм сәяси мәсьәләләрен караганнар, мәсәлән, көтүлекләрне бүлешкәннәр, төрле сыйлар, мәҗлесләр, күңел ачулар оештырганнар, һәм дә, иң мөһиме, спорт ярышлары, көч сынашулар үткәргәннәр.
Борынгы җыен-сабатуйлары локаль характерда гына булмаганнар, ә бар Дала территориясендә дә үткәрелгәннәр. Тын океаннан (Кытай, Урта Азия) Каспий, Азов, Кара диңгезләр, Карпат тауларына кадәр сузылган Бөек Дала халкы үзенең иң көчле батырларын, иң оста мәргәннәрен, иң йөгерек чапкыннарын ачыклаган бу ярышларда. Борынгы Сабантуйлар вакытында, кагыйдә буларак, бер айга бар сугышлар, үзара ызгыш-талашлар туктатылып торган.
Таһиров борынгы гомумдала уеннарын грек Олимпия уеннарыннан борынгырак, аларның прототибы булган дип тә исәпли һәм дә бу ярышларның шул вакытта көнчыгыш Европа күчмәләреннән (киммериялеләр, аларга кадәрге кабиләләр) грекларга кергән булу версиясен дә инкарь итми.
Борынгы күчмәләрнең бу спорт ярышлары турында дәлилләр аз түгел. Мәсәлән, Россия археологлары билбаулар белән көрәшүчеләр сурәтләре төшерелгән төрле савыт-сабалар, каеш аеллары, башка нәрсәләр табалар. Бу турыда Кытай чыганакларында да бар. Алтайдагы петроглифлар дип аталучы борынгы кыя рәсемнәрендә төрле җанварлар, аларны аулау күренешләре белән бергә, атта чабышлар, билбау көрәше күренешләре төшкән сурәтләр дә бар.
Хәзерге татар Сабантуеның башта борынгы күчмә һәм ярымкүчмәләрнең бәйрәме булуы турында андагы милли спорт ярышлары да сөйли. Алар арасында – билбаулар белән милли көрәш. Алымнар эшләгән вакытта аяклар кулланылмый торган билбаулар белән көрәш хәзер киң таралыш алып бара, континент һәм дөнья чемпионатлары үткәрелә, бу спорт төрен Олимпия уеннары исемлегенә кертү буенча да эш алып барыла. Белгечләр бу спорт төре җайдаклар алышыннан барлыкка килгән дип исәплиләр, ә җайдаклар алышы вакытында, анда катнашучылар каршы якны аның кушагынннан эләктереп иярдән бәреп төшерергә омтылганнар.
Борынгы вакытта ук татарларның тормыш-көнкүреше һәм яшәү рәвеше ат белән бәйле булган. Еш кына татарлар йөрергә өйрәнгәнче үк ияргә утырганнар, чагыштыргысыз җайдаклар булганнар. Атлар татарларның элек “фирма тамгасы” булган, чөнки татар атлылары хәрби тактикада бик көчле булганнар. Татарстан тарих Институты директоры Р. Хәкимовның мәгълүматы буенча, башка халыклардагы, шул исәптән Европа халыкларындагы һәм Кытайдагы бар ат белгечлекләре заманында татарлардан алынган. Шуңа да ул халыклардагы атлы гаскәрләр аларда “татар” гаскәрләре дип аталганнар да.
Сабантуйда ат чабышлары исә “программаның кадагы” булып тора. Хәзерге вакытта бу бәйрәмдә ат белән бәйле ярышлар, кызганычка каршы, артык күптөрлелек белән аерылып тормыйлар. Ә элек андый бәйгеләр күп төрле булганнар, мәсәлән, атта спорт джигитовкасы. Ат чабып барган көйгә аның өстендә төрле катлаулы спорт алымнары эшләүне джигитовка диләр.
Атлылар мишеньгә уктан ату, сөңге ыргыту, мишеньгә аркан ташлау, икенче атны арканлау, җирдәге акча янчыгын (яки башка бер предметны) иелеп алып китү, боҗра ташлау яки киресенчә, аны сөңге очына элеп алып китү кебек бәйгеләрдә үз осталыкларын раслаганнар. Болар барысы да бар көченә йөгереп барган ат өстендә эшләнгәнннәр.
Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Бу тамашалар кызыклы һәм Сабантуйга килгән һәр кеше катнашырлык. Шулар арасында: кул көрәше (армрестлинг); гер күтәрү; капчык белән сугыш; чүлмәк вату; авыш баганага менү; аркан, таяк тартыш; баганага үрмәләү; сулы чиләкләр белән, авызга йомыркалы кашык кабып, капчык киеп, аякларны кушып бәйләп парлап йөгерү; катыктан тәңкә эзләү; тере балыкны кул белән тоту; аралыктагы тавыкны тоту; агач кисү һ.б. бар.
Әгәр дә ат чабышлары, милли көрәш, баганага үрмәләү кебек ярышлар махсус физик әзерлек таләп итсә, калган ярыш һәм уеннарда, мәсәлән, капчык белән сугышта, теләсә кайсы тамашачы катнаша ала. Менә шул вакытта спорт сабантуеның кызыклы һәм көлкеле ягы күренә дә.
Сабантуй милли җыр-биюләрне башкаручы үзешчән сәнгать коллективлары, билгеле артистлар башкаруындагы концертлар, татар милли йолалары, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреш әйберләре, кәсепләре, милли ашлар белән таныштырулар белән бергә бәйләнеп бара. Еш кына Сабантуйда Россиянең билгеле сәяси эшлеклеләре дә катнаша.
Хәзерге көндә татар бәйрәме Сабантуй милли кысаларда гына туктап калмый, киң, бөтенхалык бәйрәменә әверелеп бара. Аны хәзер хезмәт һәм шатлык бәйрәме дип кенә түгел, ә халыклар дуслыгы бәйрәме дип тә атыйлар, чөнки, бу бәйрәмдә, күпмилләтле Россиянең бар милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар.
Карга боткасы
Карга җәтә: карр, карр,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны салып бар,
Әпәй, итең тагып бар,
Барр, барр, барр!
Кайбер төбәкләрдә карга боткасы өчен азык-төлекне ат менеп җыеп йөргәннәр. Җайдак егетләр, һәр капка төбендә туктап:
Ит тә бир әле, түтәй! –
дип кычкыра торган булганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, карга булып каркылдап, тавык булып кыткылдап, киенеп-ясанып, табигатьнең иң күркәм җиренә, калку чишмә буена юнәлгәннәр. Зур-зур казаннарда аш, ботка пешкән, йомыркалар буяганнар. Аш-суга оста карчыклар карга боткасын өлгерткәнче, төрле уеннар оештырылган. Ботка пешеп өлгергәч, иң башта ботканы барчасы бергә учлап җиргә сипкәннәр, чишмә суына корбан иткәннәр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен!).
Ә бик борынгы заманнарда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар яшел язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга туе” яисә “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу очракта да азык-төлек җыеп, аны пешереп, бәйррәм иткәннәр. Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган. Ләкин балалар ботканы үзләре генә ашап бетермәгәннәр, өйләренә кайтып киткәндә: “Рәхмәт, кошкайлар, безгә язны алып килдегез!” – дип, каргаларга калдырып китә торган булганнар.
Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерлә-ренә сеңдерү максытыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалары та-рафыннан зур эш башкарыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли тра-дицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.
Аерым авылларга гына хас булган йолалар бар. Шуларның берсе-күмәкләп, өмәләп аерым хуҗалыклар өчен печән әзерләү.
Моңа бик игътибар белән,печәннең өлгергәнен белеп, һава торышы белән алдан кызыксынып, халык сынашмышларына таянып печәнгә төшү көне билгеләнә (печән чаба башлау-печәнгә төшү дип атала). Ир-ат заты чалгы,тырма,сәнәк һ.б. кораллар әзерләү белән мәшгүль була. Бар кеше дә чалгы тапый белми,аңа үзенең тимер каккан бүкәне,чүкече кирәк. Бик булдыклы кеше моның белән берничә көн алда эшкә керешә. Безнең тирә-як урамнар өчен Гарифулла абый(мәрхүм инде) бу эшнең остасы иде. Тырмаларның агач тешләре төшмәсен өчен, аларга аерым ныгыту җайланмалары эшләнә. Ə сәнәкләр берничә төрле: печәнне күбәгә салу өчен,йөккә төяү өчен, иң югарыга бирү өчен (анысының сабы хәтта 4-5м булырга да мөмкин). Күбәгә сала торганы өч җәпле агачтан эшләнә,кайвакыт 2 җәпле дә була(бу кечерәк хезмәткәрләр-балалар өчен), мондый сәнәк белән эшләү бик уңайлы, җайлы.
Печән чапканда сую өчен, яздан ук сарык яки тәкә симертелә, иртәгә печәнгә төшәбез дигән көнне суела.
Хатын-кызлар да хәзерләнүдән читтә калмый. Иң мөһиме катык оетылып, ул әчетелә. Иртән нык салкын су белән катыкны сыеклап,әйрән ясала, аны кырда я салкын чишмәгә,чишмә булмаса,җиргә казып-батырып куялар,ул салкын булырга тиеш. Əйрән эчәргә бик тәмле,(аңа әзрәк төз да салып җибәрәләр) туклыклы да,әчәсене китерми.
Кырда аш пешерергә,чәй кайнатырга,ял итәргә кирәкле әйберләрне хатын-кыз кичтән ук әзерли,элегрәк икмәкне дә мичтә үзләре пешерә торган булган,ул колмак әчеткесе белән пешерелгән,тәме белән аерылып торсан,аны күкрәккә терәп кенә кискәннәр,дәү әтиләр шуны таләп иткән, бу икмәкне зурлауның бер билгесе булган. ( Минем дәү әнием ул ипинең тәмлелеген әйтеп тә аңлатып булмый иде дип сөйли).
Печәнгә кузгалу төнлә- таң беленгәнче башлана, русларның "Коси коса-пока роса" дигән сүзләре дөреслеген белеп,күренә башлану белән,ирләр тезелеп печәнгә төшәләр. Беренче покосны иң булган-тәҗрибәле кеше башлый, 2-3м ара калдырып,калганнары баса.
Бу вакыттагы чалгы тавышы,үзе бер моң яшәү яме,хезмәт тәме. (Моны күреп,тыңлап караган кеше генә тоя, дәү әнием моны үзе күреп,тоеп картайган кеше, шулкадәр хозурланып сөйли, тыңлавы да яхшы музыка тыңлаган кебек, бүлдерәсе дә килми). Чалгычылар бер-бер артлы бара, покослар тип-тигез булып тезелеп кала. Кем дә булса акырынайса, арттагысы "үкчә" дип кычкыра, бу " әйдә тизрәк,чалгы аягыңа тия" дигән сүз.Бу арада таган асыла учак тергезелә , аш тешә, чәй кайный (чәйгә нинди генә болын үләннәре салынмый, аның тәмлелеген әйтеп аңлатып та булмый).
Менә шулай чык кипкәнче , болын печәне чабылып бетә, матур покослар тезелә. Үәнгә сузылып ятып,аш ашыйлар,чәй эчәләр ,ял итәләр.
Печән кибә башлагач, покослар кыймылдатыла-әйләндерелә, аннан күбәләргә салына. Һәр кешенең үз вазифасы ,кечкенә балалар да агач җинел тырма тотып,күбә төбе җыя,болында бер бөртектә печән калырга тиеш түгел. Печәнне төяп алып кайтып урнаштыру-шулай ук күмәк эш. Кайвакытта берничә кеше бергә чапканда, салынган чүмәләрне, күз бәйләп, "бу кемгә?"-дип тә бүләләр иде.
Көннәр матур булып ,печән урынына урнашса,бу зур бәйрәм. Малларның тук, гаиләң ел буена үзең әзерләгән ит,сөт,май, каймак,катык,эремчек, йон һ.б. ризыклар белән тәэмин ителгән дигән сүз.
Бу бик зур бәхет,күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе. Ныклы дуслыкка,туганлыкка ышанычлы адым.
Бу яңа традицияләрнең берсе, яшьләргә дә-картларга да бик охшый, һәммәсе актив катнашырга тели.Бәйрәм кичке салют белән, яшьләр дискотекасы белән тәмамлана.
Печән өмәсе

Авыл көне
Шулай ук кайбер авылларда август ахырында "Авыл көне" бәйрәме үтә. "Киләчәк" паркына авыл җирлегенә кергән барлык авыллардан (3 авыл) халык җыйнала. Еллык эшкә йомгак, алдыгыларны-уңганнарны, юбилярларны котлау-зурлау, яңа туган балаларны исемләү ,яхшы урам, ишек алды,балалар мәйданчыкларын искә алу,бүләкләү үткәрелә. Тәмле ризыклар әзерләнә ,үзебезнең көч белән әзерләнгән һәм чакырылган артистлар концерты күрсәтелә, христиан һәм мөселман дин әһелләренә дә сүз бирелә. Балалар өчен төрле уеннар оештырыла, яңа өйләнешкәннәр өчен үз аллеяләре бар, алар никах җепләрен үз йозаклары белән бикләп ныгыталар, ат белән кыңгыраулар шаулатып мәйданга киләләр.Бу яңа традицияләрнең берсе, яшьләргә дә-картларга да бик охшый, һәммәсе актив катнашырга тели.Бәйрәм кичке салют белән, яшьләр дискотекасы белән тәмамлана.
Комментариев нет:
Отправить комментарий